news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Аксак Тимер һәм Туктамыш хан гаскәрләре арасындагы бәрелешнең урынын ачыклаячак

Россия һәм Үзбәкстан археологлары биш ел эчендә Урта Азия хакиме, полководец Аксак Тимер Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләрен җиңгән бәрелешнең Самара өлкәсендәге төгәл урынын билгеләргә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Самара университетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Быел Самара өлкәсендә Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре арасындагы бәрелешнең төгәл урынын эзләү буенча халыкара археологик проект старт ала. Галимнәр әле һаман да әлеге орышның кайда булганлыгын ачыклый алмый. Проект кысаларында без, казу эшләре вакытында тиешле дәлилләр табып, бу тарихи серне ачарга ниятлибез», - дип искәртте С.П.Королев исемендәге Самара университетының археология фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе Сергей Зубов.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, проект биш елга исәпләнгән, ул Аксак Тимер һәм Туктамышның хәрби походларын җентекләп өйрәнүне күздә тота, Самара өлкәсенең төрле районнарына археологик экспедицияләр оештыру күздә тотыла.

«Безнең университет галимнәреннән тыш, проектта Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Казан, Курган һәм Башкорт дәүләт университетлары, шулай ук Сәмәрканд дәүләт университеты һәм Яхъя Голәмов исемендәге Сәмәрканд археология институты галимнәре дә катнашырга ниятли. Моннан тыш, Казахстан, Азәрбайҗан, Иран һәм Израиль археологлары да әлеге проектка карата кызыксыну белдерде», - диде Зубов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100