news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Актаныш районында яшәүче гаиләләр хөрмәтләнде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Актаныш районында яшәүче гаиләләр хөрмәтләнде
"Актаныш-информ"

Актанышта «Пар балдаклар» аллеясы бар. Һәр елның 8 июлендә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә районның иң үрнәк парларын шушы матур табигать кочагында котлау, халыкка таныту күркәм традициягә әверелде. Быел тантаналы, тәрбияви чара бераз алданрак уза.

Районда «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н алдан үткәрүнең сөенечле сәбәбе бар: балалар йортында тәрбияләнүче 9 ятимне үз канаты астына сыендырган Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе 6,7,8 июльдә Чабаксар шәһәрендә Россиякүләм бәйгедә чыгыш ясаячак. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Әлеге мәртәбәле бәйрәм шулай ук «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышлана. Бүген исә Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе «Пар балдаклар» янында узган тантананы күмәк чыгышлары белән ямьләде, әти-әни барлык балалары белән татар халык биюен башкарды.

Сабитовлар олы бүләккә дә лаек булды - район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов мәрхәмәтле, изге күңелле ир белән хатынны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләде. Иске Айман авылында 44 ел бергә тату гомер кичерүче Мулланур һәм Тәхия Мәҗитовларга да «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды.

Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева быел 60, 55, 50 еллык туйларын билгеләп үтүче парларның һәрберсенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды.

Бәйрәм тантанасы район мәдәният сарае артистларының, үзешчәннәребезнең тематик җырлары, чыгышлары белән үрелеп барды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100