news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гает алдыннан «Зәкят» фонды ике авыру балага ярдәм өчен акча җыю игълан итте

Корбан гаете алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балалар өчен күпьеллык гадәт буенча «Без синең белән!» дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Матди ярдәмне быел ике сабый көтә. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

12 яшьлек Артур Саврандеев ДЦП һәм спастик тетрапарез белән авырый. Ул бик кызыксынучан, хезмәт сөючән, әмма шул ук вакытта бик нечкә күңелле бала. Йөрергә өйрәнергә тырыша, барлык биремнәрне үҗәтлек белән үти. Авыру булуга карамастан, Артур бик күп шигырьләр укый, бик тә язарга өйрәнергә тели. Әмма куллары калтырап торгач, аңа авыррак. Бала гел үсештә булсын өчен, даими рәвештә тернәкләндерү курслары узарга кирәк. Тернәкләнү курсының бәясе 60 000 сум.

Артурга ярдәм ысуллары:

  • 2202 2023 1170 3866 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнар Равилевич Р.).
  • 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300
  • www.zakyatrt.com сайты аша.

Ислам Курмашев үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе, тумыштан сул якка аксаклык, ЗПРР белән чирли. Бер яшьтән бирле ул хастаханәләрдә тернәкләнү курслары уза һәм дәвалана, массажга, дәвалау физкультурасына, дефектологка, логопедка йөри. Ул гел нинди дә булса яңа нәрсә үзләштерергә омтыла. Быел малайга 8 яшь тула. Аңа даими рәвештә тернәкләнү курслары узып торырга кирәк. Бераз гына өзеклек булса да, ирешелгән уңышлар юкка чыгачак. Малайны әнисе берүзе тәрбияли. Чираттагы тернәкләнү курсы 60 000 сум. 

Исламга ярдәм ысуллары:

  • 5469 9801 5775 7903 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнур Махмутович А).
  • 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300
  • www.zakyatrt.com сайты аша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100