news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Әхмәтова Башкортстанда яңа тамаша тәкъдим итә

Үзе оештырган “Гүзәл” җыр театры артистлары белән бергәләп “Гомерлек дигән ярым” исемле тамашасын тәкъдим итә башлады

(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь татар җырчылары арасында иң сәләтлеләренең берсе Гүзәл Әхмәтова яңа концерт программасын әзерләп бетте. Үзе оештырган “Гүзәл” җыр театры артистлары белән бергәләп “Гомерлек дигән ярым” исемле тамашасын тәкъдим итә башлады ул.
Әле республика районнары буйлап иҗат сәфәрен башлады талантлы җырчыбыз. Беренче концертын исә Уфадагы Яшьләр мәдәният сараенда күрсәтте.
Гүзәл Әхмәтова – моңлы һәм көчле тавышка ия җырчы. Берничә ел Уфадагы «Ихлас» җыр студиясендә эшләп алганнан соң, үз көченә ныклы ышанып, үзаллы иҗат итә башларга һәм үзе тирәсенә талантлы музыкантларны һәм башкаручыларны, биючеләрне тупларга карар итте һәм бу ниятен тормышка да ашырды ул.
Көчле рухы, тырышлыгы Гүзәл туташка үз максатына ирешергә ярдәм итә. Инде өч яңа программа әзерләде ул һәм андагы репертуарына кергән җырларын дүрт альбомга да яздырды. Чираттагы альбомы “Яратам” дип аталган иде аның. Анда яшь җырчының “Яратам”, “Икебез ике яр”, “Уйлама әле картаям дип” кебек популяр җырлары, җәмгысе унбиш хит кергән. Яңа концерт программасында Гүзәл Әхмәтова элекке еллардагы җырларын да, әле беркайда яңгырамаган яңаларын да башкара.
Татарстан җыр сөючеләре дә Гүзәлне яхшы белә хәзер. Элегрәк аны төрле радио каналлары аша яңгыраган матур җырлары аша гына белгән булсалар, соңгы өч-дүрт елда үзләре дә күреп белә. Казанның һәм Татарстанның башка шәһәрләре сәхнәләрендә аның үзен һәм аның талантлы иҗатташларын күрү мөмкинлеге берничә тапкыр булды. Г. Әхмәтова “Татар җыры” бәйгесендә дә җиңеп чыкты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100