news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукай музеенда музыка мәктәбе концерты

Г.Тукай музеенда музыка мәктәбе концерты

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Иртәгә Г.Тукай әдәби музеенда Казанның 1000-еллыгына багышланган концерт булачак. Анда Казанның Совет районындагы 30нчы музыка мәктәбе укучылары катнаша.

Концертта балалар фортепьяно, скрипка, аккордеон, думбра, флейта һәм гитара кебек музыка уен коралларында татар композиторлары әсәрләрен башкарачак. Анда Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникеев, Сәйдә Вәлиди һ.б. композиторларның көйләре яңгыраячак.

Совет районы 30нчы музыка мәктәбендә күптөрле иҗат коллективлары оештырылган. Г.Тукай музеена да шулардан “Заман” фольклор ансамбле, “Көмеш кыллар” думбрачылар ансамбле, “Сәйлән” татар вокал ансамбле һәм “Акварель” халык инструментлары оркестры килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100