news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г.Тукай әдәби музеенда татар теле язмышы карала

Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уза.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уза.
Г.Тукайның “Туган тел” шигыре безгә бишектән үк таныш. Әлеге шигырьне шагыйрь 1910 елда «Балалар күңеле» җыентыгына урнаштыра. Бу әсәргә халык бик матур көй дә чыгара. “Туган тел” шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Монда татар халкының тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан. Татар кайда гына яшәмәсен, бабаларының телен онытмаска, милли йолаларны һәрвакыт барлап торырга тырыша. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез “Туган тел”не күз яшьләрсез җырлый да, тыңлый да алмый. Бу әсәр бөтендөнья татарларын берләштерергә сәләтле. Туган тел – адәм баласының үткәне һәм киләчәге, буыннардан-буынга күчә торган бәхасез байлыгы.
Бүген татар теле язмышы турындагы фикерләре белән Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрь Галимҗан Гыйльманов уртаклаша. Танылган әдипләребез – Марсель Галиев, Җәүдәт Сөләйман, Илсөяр Ихсанова телебезгә багышланган әсәрләрен укый. Ә Казан театр училищесы студентлары җырларга һәм шигырьләргә төрле композицияләр тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100