news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Г.Рапота: “ИФО төбәкләренә “Электрон Хөкүмәт”не унификацияләү турында уйланырга кирәк”

Казанда РФ Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле дәүләт хезмәтендә мәгълүмат сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Идел буе федераль округы төбәкләренә “Электрон Хөкүмәт” һәм документларның электрон әйләнеше системасын унификацияләү турында уйланырга кирәк. Бу хакта бүген Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота дәүләт кадрлар сәясәте координацион советының “Идел буе федераль округында дәүләт гражданнар хезмәтендә мәгълүмати ачыклык һәм мәгълүмати сәясәтне чынга ашыру” темасына багышланган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмәдә Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Григорий Рапота үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә административ реформа бара, аның кысаларында яңа үзгәрешләр кертү планлаштырыла. “Тиешле хокук кыры булдырылды, электрон хезмәтләр күрсәтелә, “Электрон Хөкүмәт” системасы, “бер тәрәзә” принцибы буенча күп функцияле үзәкләр эшли, хакимият органнарының компьютерлары яңартылды. Әлегә төрле җирдә нәтиҗәләр төрлечә, бөтен төбәкләр дә бу юнәлештә эшли”, - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.
“Мәгълүмати технологияләрне үстерүгә финанслар бүлеп бирелә, дәүләт хезмәткәрләренең осталыклары камилләшә. Әмма халыкның электрон системалар белән эшләргә өйрәтмичә, “Электрон Хөкүмәт” системасы белән эшләп булмаячак, чөнки халык тәкъдим ителә торган хезмәтләрдән файдалана белергә тиеш”, - дип саный Григорий Рапота.
Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнары эшчәнлегенең ачык булуы мөһим, бигрәк тә финанслар белән бәйле булганда. Аның фикеренчә, монда да электрон система кертү ярдәм итәчәк.
“Зур эшләр башкарырга кирәк, шул ук вакытта проблемалар да күп, - дип белдерде Григорий Рапота. – Беренчедән, дәүләт хезмәтендә автоматлаштырылган мәгълүмати системалар кулланылмый диярлек. Кайбер төбәкләрдә генә беренче адымнар ясалган. Беренче вакытта электрон документлар белән эшләве кыенрак, әмма хезмәт җитештерүчәнлеге сизелерлек арта”, - дип белдерде Тулы вәкаләтле вәкил.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында мәгълүмат системалары үсеше турында сөйләде. ТРда системаларны кертү буенча төп җаваплы орган Мәгълүмати технологияләре үзәге булды, дип белдерде Р.Миңнеханов. Нәкъ менә Мәгълүмати технологияләре үзәге Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәте”нең төп операторы булып тора.
IT-инфраструктураны үстерү кысаларында IT-паркы төзелде. “Электрон Хөкүмәт” кысаларында булдырылган “Дәүләт – халык” һәм “Дәүләт – бизнес” порталлары белән 2009 елның декабрендә генә дә 400 меңгә якын кеше файдаланган. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт заказлары агентлыгы дәүләт һәм муниципаль сатып алулары өчен электрон сәүдә үткәрү буенча берьюлы берничә мәйданның операторы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, хәзерге этапта “Электрон Хөкүмәт”нең төп максаты гражданнарның хакимият органнарына йөрүдән азат итү. Гражданнарга электрон рәвештә тагын да күбрәк хезмәт күрсәтү өчен “Гражданинның электрон картасы” проекты эшләнелә.
Татарстан “Электрон төбәк” һәм “ГЛОНАСС 112” проектларын гамәлгә ашыру буенча федераль дәрәҗәдә сынау төбәге булырга тәкъдим итте, республиканың Премьер-министры.
Шулай ук Р.Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын республика проектларның күбесен федераль үзәк катнашыннан тыш мөстәкыйль финанслауга юнәлтте. “Илдә төбәк көче белән генә мәгълүмати җәмгыять төзеп булмый, - дип саный Р.Миңнеханов. – Төбәкләргә ярдәм кирәк”. ТР Премьер-министры Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды кебек федераль фонд булдырырга тәкъдим итте, ул төбәкләргә мәгълүмати технологияләрне үстерергә ярдәм итәр иде.
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының башка төбәкләрендәге хезмәттәшләренә “Электрон Хөкүмәт” өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә һәм файдаланырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot