news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гөлнара Казанга барачак

Гөлнара Казанга барачак

(Санкт-Петербург, 7 февраль, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербург Казанның 1000 еллыгына бик үзенчәлекле бер бүләк әзерли. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин әйтүенчә, Санкт-Петербург Татарстан башкаласының 1000 еллыгына бик тә кызыклы бер бүләк – үткән елның июлендә Петербург зоопаркында дөньяга килгән бәләкәй барсны бүләк итәргә җыена. Бүләк Санкт-Петербург губернаторы В.Матвиенко белән дә килешенгән. Зоопаркта бәләкәй, әмма бик тә шук барска – Гуля-Гөлнара дип исем биргәннәр.

Бәләкәй барс Казанга бүләк итеп юкка гына сайланмаган. Белгәнебезчә, бу ирек сөюче, көчле һәм матур җәнлек Татарстан Республикасы гербына керә. Бу җәнлек турында татар халык фольклорында бик күп язылган. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Нева ярларында бу бәләкәй Гөлнараны җәй айларында Идел ярларына озату хәстәрлеге күрелә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100