Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 29 нчы сезонын өлкән буын белән бергә ача
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, сезон ачылу тантанасына театрда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре чакырулы
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург урамы, 57 нче йорт, 1нче кат) яңа 29 нчы сезонын иртәгә, 1 октябрь 14.00дә, “Айрыз Батыр” спектакле белән ача. Спектакль исә “Коркут бабай китабы” төрки эпосына нигезләнеп язылган.
Халыкара өлкәннәр декадасы (1-10 октябрь) уңаеннан, сезон ачылу тантанасына гомер көзенә аяк баскан, якыннарыннан, тирә-юньдәгеләрдән җылылык көтүче һәм театрда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре дә чакырулы.
Һәрвакыт яңалыкка омтылучы кариевлылар яңа сезонда яшь тамашачыларын кызыклы проектлар, яңа тамашалар белән сөендерергә ниятли, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәтеннән Ләлә Зәйнуллина.