news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Г. Камал театры сәхнәсендә — “Дон Жуан”

Спектакльнең премьерасы февраль аена билгеләнгән

 (Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 5, 6 һәм 19 февраль көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ж.-Б.Мольер пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Дон Жуан" спектакле премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Ж.-Б.Мольерның “Дон Жуан” пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә.

Г. Камал театрында Мольер иҗат иткән пьесалар төрле елларда сәхнәләштерелә. Алар арасында “Саран” (1914), “Ирексездән табиб” (1916), “Жорж Данден” (1951) һәм “Тартюф” (1936, 1978, 2012) спектакльләре бар. “Дон Жуан” пьесасы Г. Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә уйнала, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100