news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Франция дипломаты: Суверенлык декларациясен кабул итүдә Шәймиевнең роле бик зур

Бернард Монот Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне кыю һәм тәвәккәл җитәкче дип санавын әйтте.

Франция дипломаты: Суверенлык декларациясен кабул итүдә Шәймиевнең роле бик зур
Бернард Монотның шәхси архивыннан

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, көнчыгыш бүлеге дипломаты Бернард Монот Шәймиевнең сәясәтче итеп таныткан мөһим адымнарын билгеләп үтте.

«Минтимер Шәймиев 1991-2010 еллар аралыгында Татарстанның Президенты булып дүрт тапкыр сайланды. Җитәкче буларак күп сыйфатларга ия: эшчән, нык торучан, кыю һәм тәвәккәл, бик гайрәтле», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бернард Монот 1990 елның 30 августында Минтимер Шәймиевнең ТАССР Югары Советы рәисе буларак, автоном республика өчен союздаш республика статусын ТАССР Советында тәкъдим иткәнен искә алды.

«Әлбәттә, Мәскәү бу проектны хупламады, ләкин Татарстан суверенлыгының декларациясе кабул ителде. Икенче адым 1992 елның 6 ноябрендә булды — Татарстан Конституциясе хупланды. Монда аның өлеше зур булды», — диде ул.

Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе Татарстанның киләчәге өчен борчылуын белдерде. «Мәктәпләрдә, институтларда 2017 елдан башлап федераль үзәк татар теле дәресләрен ихтыярига калдырды. Өстәвенә, Татарстан белән Россия арасында Мәскәү тарафыннан килешү озайтылмады. Бөтен республикаларда — Татарстанда шул исәптә — „президент“ атамасы үзгәртелде», — ди Бернард Монот.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100