news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Fox News телеканалы АКШ Президентын сайлауда Дональд Трампның җиңүе турында белдерде

Республика партиясеннән Америка Кушма Штатлары президентлыгына кандидат Дональд Трамп сайлаучыларның 277 тавышын алган. Аның оппоненты – гамәлдәге вице-президент, Демократик партиядән дәгъвачы Камала Харрис 226 тавыш җыйган. Бу хакта республикачыларга теләктәшлек күрсәтүче Fox News телеканалы хәбәр итә.

АКШ Президентын сайлауда җиңү өчен сайлаучыларның ким дигәндә 270 тавышын җыярга кирәк. Тавышларны рәсми рәвештә санау әле тәмамланмаган.

Әгәр Трамп җиңсә, ул 130 ел эчендә – беренче һәм Кушма Штатлар тарихында башта сайлауда җиңелгән, ә соңыннан Президент кәнәфиенә әйләнеп кайтуга ирешкән икенче сәясәтче булачак. Беренче тапкыр мондый нәтиҗәгә 1892 елда демократ Гровер Кливленд ирешкән иде.

Демократларга теләктәшлек күрсәтүче The New York Times газетасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Трамп сайлаучыларның барлыгы – 248, ә Харрис 214 тавышын җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100