news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фольклорчы Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» дигән ноталы китабы чыкты

«Китапта Татарстан, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстандагы керәшеннәрнең җыр сәнгатенә хас халык җырлары бирелде», — диде автор.

Фольклорчы Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» дигән ноталы китабы чыкты

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» дигән китабы тәкъдим итү кичәсе узды.

«Китапта Татарстандагы 300 авыл, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә һәм Башкортстанда күмәк рәвештә көн күрүче керәшеннәрнең җыр сәнгатенә хас халык җырлары бирелде. Җыр текстларында диалект, җирле сөйләм үзенчәлекләре саклануга игътибар ителде, җыр сүзләренең язылышы әдәби орфография нормалары белән туры килмәскә мөмкин», — диде автор Геннадий Макаров.

Халык соравы буенча китап керәшен орфографиясендә интернетта да урнаштырылган. «Китапка Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәкләренә хас чуваш җырлары үрнәкләре дә кертелде. Алар ике телдә дә башкарылган һәм халык иҗатында татар-чуваш икетеллелеген чагылдыра. Җырларны ике телдә дә башкару бу төбәкләрдә борынгы чорлардан бирле гамәлдә булган һәм өлешчә бүгенгәчә саклана», — ди ул.

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова Геннадий Макаровны керәшен җырлавы, уен коралы музыкасы буенча остаз дип атады. «Ул безнең ансамбльнең атасы. Ансамбль Геннадий Макаров җыйган фольклор материаллары ансамбльдә беренче тапкыр уйналды, җырланды», — диде ул.

Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова «Туым җондызы» керәшен фестивален үткәргән вакытта балалар һәм яшьләр өчен керәшен җырларына ихтыяҗ туганын әйтте. «Гадәттә, этник җырларны без әбиләрдән яздырып алабыз. Нотага салынган җыентыклар яшьләргә җитми иде. Геннадий Михайлович бу мәсьәлә белән инде уникенче ел шөгыльләнә, бүген аның өченче җыентыгы дөнья күрде», — диде.

Кичәдә китапка кертелгән көйләрне Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториянең фольклор ансамбле, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга кич белән» ансамбле, «Балтырган» балалар ансамбле һ.б. яңгыратты.

«Китап материалларын әзерләгәндә балалар һәм үсмерләр коллективларының керәшен җырларына булган ихтыяҗлары исәпкә алынды. Халык көйләре һәм тарихи, дини тематика буенча иҗат ителгән җырлар кертелде. Бу эшкәртмәләр музыка һәм сәнгать мәктәпләре, балалар иҗат үзәкләрендә оештырылган фольклор ансамбльләрендә катнашкан балаларның башкару мөмкинлекләреннән чыгып эшләнде», — диде китап авторы.

Геннадий Макаров элек фольклор материалларын гади магнитофонга яздыруларын искә алды. «Язмаларның бер өлеше цифрлаштырылды, бер өлеше цифрга күчерелмичә калды. Шуңа күрә эшлисе эшләр алда. Бу безнең уртак мирасыбыз. Бүгенге көндә бер балалар музыка мәктәбендә дә керәшен ансамбле юк. Бу теләктән түгел, ә мәгълүмати база булмаудан. Җыентыклар булгач, барлыкка килер дип ышанам», — диде ул.


«Яңгыра, керәшен җыруы» ноталы китабы «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында 300 данә белән чыккан. Җыентыкта урын алган көйләр Казанның 13нче гимназиядәге «Балтырган» балалар ансамбле һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткәрелгән фольклор дәресләрендә апробацияләнгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100