news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Сәйфетдинов Төмән өлкә Думасы рәисе итеп сайланды

Бүген, 22 сентябрьдә, «Бердәм Россия» партиясенең Төмән төбәк бүлеге сәяси советы президиумында яшерен тавыш бирү узды. Төмән «бердәмроссиялеләре» өлкә Думасы спикеры вазифасына Фоат Сәйфетдиновны тәкъдим итте.

Утырышта «Бердәм Россия»нең Югары советы әгъзасы Александр Моор катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фоат Сәйфетдинов - Төмән өлкә Думасының бердәмроссиялеләр фракциясе әгъзасы, Өлкә думасының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары. социология фәннәре кандидаты, Төмән өлкәсе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының мактаулы хезмәткәре, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100