news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флера Зыятдинова вафат булды

Танылган җәмәгать эшлеклесе 65 нче яшендә якты дөнья белән хушлашты

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Танылган җәмәгать эшлеклесе, педагог, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире Флера Газиз кызы Зыятдинова 65 нче яшендә якты дөнья белән хушлашты.
Флера Газиз кызының бөтен биографиясе туган Татарстаны белән аерылгысыз төстә бәйләнгән иде. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң ул ВЛКСМның Казан шәһәре Ленин районы комитеты секретаре, инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, КПССның Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре комитеты секретаре булып эшли. Флера Зыятдинова укытучыларның белемен камилләштерү инстиутында (биредә ул иҗтимагый фәннәр кафедрасын җитәкли) Татарстан һәм Россия төбәкләре педагоглары белән эшләп, республика мәгариф системасын үстерүгә күп көч һәм энергиясен сарыф итә.
Тышкы икътисади элемтәләр министры урынбасары һәм Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары буларак, Флера Зыятдинова Татарстанның якын һәм ерак чит илләр белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрен үстерүгә, республикабызның имиджын арттыруга саллы өлеш кертә.
1999 елда Флера Зыятдинова Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.
Флера Газиз кызы тормышының барлык этапларында үзен энергиясе ташып торган, максатка омтылышлы һәм ярдәмчел кеше, компетентлы җитәкче итеп таныта. Ул эшеннән аерылмыйча гына кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Дипломатик академияне тәмамлый. Халыкара парламент берлегенең хатын-кызлар проблемалары буенча координация советына сайлана. Социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка проблемалар белән актив шөгыльләнә.
2004 елда Флера Газиз кызы Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Ул үз сайлаучыларының проблемаларын актив рәвештә хәл итә, уку йортлары, балалар йортлары һәм интернатлар, күп балалы гаиләләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтә.
Соңгы елларда Флера Газиз кызы Казан дәүләт финанс-икътисад институтында фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире булып эшләде. Ул Диссертацияләр яклау советы рәисе буларак, үзенең фәнни потенциалын фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә актив файдаланды.
Флера Газиз кызы Зыятдинова II һәм I дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Флера Газиз кызының вакытсыз үлеме – аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, республикабызның киң җәмәгатьчелеге өчен дә зур югалту. Флера Зыятдинованың якты истәлеге аны белгән барлык кешеләрнең күңелендә мәңге сакланыр, диелә Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Юрий Камалтынов, Равил Моратов, Тимур Акулов, Илсур Метшин, Айдар Метшин, Илшат Гафуров, Шамил Вәлитов кул куйган кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100