news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Татар телендә сөйләшкән, мин татар дип йөргән кеше - ул бәхетле кеше

Фирдүс Тямаев татар булу белән горурланырга өндәде.

Фирдүс Тямаев: Татар телендә сөйләшкән, мин татар дип йөргән кеше - ул бәхетле кеше
Энҗе Габдуллина

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә гармунчылар парадын җитәкләде. Парадтан соң җырчы халыкка «татар булу белән горурланырга кирәк» дип мөрәҗәгать итте.

«Бүген зур бәйрәм! Без гармуннар уйнап, Бауман буйлап, Кремльгә хәтле килдек. Киләчәктә дә безнең милли бәйрәмнәр гөрләп торсын. Без һәрвакыт татар телендә сөйләшик. Татар телендә сөйләшкән, мин татар дип йөргән кеше – ул бәхетле кеше. Дөньяның нинди төбәгендә генә торсагыз да, кем булуыгызга карамастан, кулыгызны күкрәгегезгә куеп, горурланып, «мин татар» дип яшәгез», – диде Фирдүс Тямаев.

Энҗе Габдуллина видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100