news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ФИНА президенты һәм Казан мэры 20 м биеклектәге каланчадан сикерү осталарына медальләр тапшырды

Хатын-кызлар арасында хай-дайвинг буенча финал ярышы узды

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казансу" объектында хатын-кызлар арасында хай-дайвинг буенча ярышлар узды. 9 хатын-кыз - Америка Кушма Штатларыннан 4 вәкил, Алмания, Бразилия, Мексика, Канада, Беларусь спортчылары 20 метр биеклектәге каланчадан сикерү буенча осталыкта көч сынашты. Тагын бер Украина вәкиле Диана Томилина, тренировкада имгәнүе сәбәпле, ярышта катнаша алмады.

Ярышлар өчен һава торышы бик кулай булды дип әйтеп булмый. Вакыты белән көчле җил бераз комачаулады. Җил салкын булганлыктан, су да җылы булмагандыр дип фаразларга була. Алтын медальне Америкадан Рэйчел Симпсон яулады. Көмеш медальгә шулай ук АКШтан Сесиль Карлтон лаек булды. Беларусьтан Яна Нестерова бронза призер булды. Җиңүчеләрне ФИНА президенты Хулио Маглионе һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләп, медальләр тапшырды.

Иртәгә 27 метрлы каланчадан сикерү буенча ир-атлар арасында медальләр уйнатылачак.

Искәртеп узабыз: кичә хай-дайверлар арасында башлангыч ярышлар үткәрелгән иде. Татарстан спортчысы Игорь Семашко 17 нче күрсәткечкә ия булды.

Фотосурәт http://old.metshin.ru cайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100