news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармония сәхнәсендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар

Филармония сәхнәсендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар
Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы бара. Тантанада премия лауреатларын котладылар.

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Приз фонды — 600 мең сум.

Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
  • «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы.

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, Илһам Шакиров гомере буе милләткә хезмәт итеп яшәде. «Ул концертларында халык белән сөйләшә, тел, милләт турында вәгазь әйтә иде. Милләт өчен борчылып яшәде. Төрле төбәкләрдәге Сабантуйларга гел Илһам абый, Әлфия апаны көтә иделәр. Татарлар һәрчак җырлап яши торган халык булды. Шуңа күрә без халыкчан җыр номинациясен керттек. Телебезне, мәдәниятебезне саклау - зур горурлык», - диде ул.

Быелгы лауреат Фәүдәт Гыйләҗев Илһам Шакировның иң легендар җырчы дип атады. «Мәктәп елларыннан ук тыңлап, тавышына сокланып үстек. Җырлары, моңнары халык күңелендә озак яшәячәк. Ходайдан бирелгән талант иясе ул. Илһам Шакиров белән бик горурланам, Татарстан җитәкчелеге, комиссия әгъзаларына рәхмәт», - диде ул.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясый.

  • Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 - 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
  • Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.
  • Илһам Шакиров исемендәге I Республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резедә Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100