news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фидакарь татар кызының мактаулы хезмәте

Фидакарь татар кызының мактаулы хезмәте

(Ульяновски, 10 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге Ульянов районы Мәгариф бүлегенең милли телләр буенча методисты Рауза ханым Вахитованың юбилеен билгеләп үтте.

Ул Чуашстанның борынгы, милли гореф-гадәтле, мул тормышлы һәм мәчетле Татар Согыты авылында туган булса да, аның балалык һәм яшьлек еллары Казакъстанда үтә. Караганда Дәүләт университетын тәмамлагач, укытучы булып эшли. Ә үзгәртеп кору җилләре гаиләне туган якларына кайтаргач, Рауза ханым Ульяновски өлкәсенең Ульянов районы Мәгариф бүлегендә җиң сызганып эшкә тотына.

Мәсәлән, Ульяновски районындагы бердәнбер татар авылы Яңа Бидәнгедә ана телен фән сыйфатында укыту бервакытта да тукталмаса да, укыту сыйфаты белән мактанып булмый иде. Рауза ханым тырышлыгы белән монда кадрлар мәсьәләсе уңай чишелде һәм мәктәп методик әсбаплар белән дә тәэмин ителде. Хәзер мәктәптә ана телен укытучы Фәния Минебаева өлкәдә үрнәк укытучылар рәтендә санала.

Әмма Рауза ханым Вахитованың аеруча зур хезмәте – катнаш халыклы рус авылларында да татар теленең кайта башлавында. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Охотничье, Зеленая Роща, Бирючевка, Вышки һәм Ундоры авыллары мәктәпләрендә, факультатив рәвешендә генә булса да, ана теле дә укытыла. Биредә балаларга милли моң да иңдерелә. Ә Салмановка мәктәбендә ана теле инде фән итеп тә укытыла башлады. Рауза ханым Ишеевка авылы мәктәбендә факультатив кына түгел, ә тулы канлы дәресләр оештыру артыннан да йөри. “Оптимизация” шаукымы мондый тырышлыкның нәтиҗәсенә киртә булып чыгуы да бик мөмкин. Ләкин Рауза ханымның тырышлыгы барыбер югалмас. Менә шундый күркәм гамәлләре өчен ихтирам итә дә инде аны татар җәмәгатьчелеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100