news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә Казанда «Хәзерге заман инженерлык белеме» форумы узачак

Февраль аенда Казанда 187 нче күппрофильле лицей базасында «Инженерлык Республикасы» мәгариф проектының 5 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге заман инженерлык белеме» мәгариф форумы узачак.

Форумда «Инженерлык Республикасы», «Инженерлы Казан» һәм «Яңа инженерлык белеме» проектларының база мәйданчыкларында укучылар катнашачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе сәнәгате тармаклары өстенлекле юнәлешләр буларак билгеләнде. Әлеге тармакларда югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ зур. Инженер-техник белем бирүгә ихтыяҗ һәм үсеш чорында химия, биология, физика, информатика буенча яхшы әзерлекле абитуриентлар таләп ителә.

Бүгенге көндә проектта 36 сыйныфның 500 укучысы катнаша. Белем бирү проекты өстәмә белем бирү форматында заманча мәгариф технологияләрен кулланып, авторлык белем бирү программалары буенча техник һәм лингвистик юнәлешләрне берләштерү юлы белән гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100