Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Февраль өчен айлык акча компенсацияләрен түләү бу атна ахырында төгәлләнәчәк
Февраль өчен айлык акча компенсацияләрен түләү бу атна ахырында төгәлләнәчәк
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу атна ахырына кадәр Казанның барлык льготачылары февраль өчен бервакытлы акча түләүләрен тулы күләмдә алачак. Бу хакта бүген махсус оештырылган матбугат конференциясендә шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова белдерде. Өлкән яшьтәге кешеләр әүвәл акчаларын алачак һәм аннан соң гына коммуналь түләүләрне башкарачак.
Шәһәр хакимияте бу юлы льготачылар өчен компенсацияләрне иртәрәк бирергә карар иткән, чөнки гыйнвар өчен счет-фактураларда, коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түләүгә күчү сәбәпле, зур суммалар куелачак. Дөрес, акчаны гомуми күләмдә бирәчәкләр, бары тик киләсе айдан гына ул берничә өлешкә – бердәм йөрү билеты өчен, дарулар сатып алырга һ.б.ларга бүленәчәк. Февраль өчен счет-фактураларның икенче ягында шәһәр телефон станциясе хезмәтләре өчен түләү тәртибе турында мәгълүмат урнаштырылачак. Киләсе айларда башка коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр дә шуны ук эшләячәк.
Федераль льготачыларны шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итүгә килгәндә, Т.Ларионова сүзләренчә, узган ел аз керемле кешеләргә мондый юлламалар 125 данә бирелгән, тагын 200 юллама белән «Крутушка» тәэмин иткән. Быел 125 юллама урынына льготачылар 370не алачак. «Крутушка» шифаханәсе шул ук күләмдә бирәчәк.
Татарстан башкаласында түләнгән акча компенсацияләренең гомуми күләме 51 миллион сум тәшкил иткән. Почта бүлекчәләре аша – 9 миллион сумнан артык, саклык банклары аша – 25 миллион, «Ак Барс» банкы аша 6 миллионнан артык бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз