news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Февраль аенда “КАМАЗ”да җитештерү күләме 18 процентка арткан
“КАМАЗ”ның җитештерү берләшмәләре продукция эшләп чыгару буенча февраль планын үтәүне төгәлләде
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Февраль аенда “КАМАЗ”да 2102 автомобиль, шул исәптән 22 машина комплекты җитештерелгән. Бу гыйнвар күрсәткеченнән уртача алганда – 18 процентка, 2009 елның февраль ае нәтиҗәләреннән 30 процентка артык. Тулаем алганда, 2010 елның ике аенда “КАМАЗ”да 2009 елга караганда 1100 гә күбрәк автомобиль эшләп чыгарылган, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
“КАМАЗ-Дизель” ААҖ үз кулланучыларына 2425 двигатель һәм көч агрегаты (аларның 2061 е – автомобиль заводының төп җыю конвейерына) озаткан. Бу 2010 елның гыйнвар аена караганда – 20 процентка диярлек, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка артык.
Гыйнвар ае белән чагыштырганда запас частьләр җитештерү күләме 55 процентка арткан. Февральдә дилерлык һәм сервис үзәкләренә, автоүзәкләргә, сәүдә йортлары һәм башка кулланучыларга 637 миллион сумлык запас частьләр төяп озатылган. Бу 2009 елның февраленә караганда 22 процентка диярлек артык.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot