news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Сабан туен оештыру комитетының чираттагы утырышы булды

Федераль Сабан туен оештыру комитетының чираттагы утырышы булды

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бу көннәрдә Түбән Новгородта булып, Федераль Сабан туен оештыру комитеты эшендә катнашты. Ул милли бәйрәмебезне үткәрү уңаеннан шулай ук Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле С.Кириенконың урынбасары А.Пыков һәм өлкәдәге татар эшкуарлары белән дә очрашты.

Милли бәйрәмебез Сабан туен хәзер татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрергә тырышалар. Әлбәттә, милләттәшләребезгә бу изге эштә Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да ярдәмгә килә.

Соңгы 5 елда Сабан туе Федераль күләмдә дә уза. Иң беренче ул Саратовта башланып киткән булса, аннан Тольятти, Димитровград һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә үтте. Быел ул бишенче тапкыр Федераль күләмдә Түбән Новгородта оештырылачак һәм Казанның 1000 еллыгы кысаларында узачак.

Сабан туе Түбән Новгородта 2 июль көнне узачак. Анда Россия төбәкләрендәге барлык татар оешмаларыннан да җитәкчеләр, көрәшчеләр, артистлар катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100