news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль каналда Казан журналисты төшергән фильмның премьерасы була

Фильмны якшәмбе 22.30 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында карарга була.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Якшәмбе, 23 гыйнварда, «Россия 24» федераль телеканалы эфирында Казан журналисты, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио компаниясенең үз хәбәрчесе Станислав Назаров төшергән «Надежды красных зон» документаль фильмы премьерасы булачак.

Журналист фильмда Татарстан табибларының коронавирус инфекциясе белән көрәш хроникасын күрсәтте. Фильм төшерә торган төркем республика клиникаларының иң ябык зоналарында булды, табиблар белән уникаль интервью һәм авыру йоктырган пациентлар сөйләгәннәрне яздырды.

Фильм авыручыларны тәүлек буе Covid-19 тырнагыннан тартып алучы персоналның героизмы турында сөйли. 

Фильмны якшәмбе 22.30 сәгатьтә «Россия 24» телеканалында карарга була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100