news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәтне кичектерә торган авырулар исемлеге кыскартылырга мөмкин

Кырым сенаторы Ольга Ковитиди хәрби хезмәткә яраклылык шартларын яңартырга һәм мобилизацияләнүчеләргә хәрби хезмәткә алынуны кичектерә торган авырулар исемлеген кыскартырга тәкъдим итте. Искәртеп узабыз, ул дезертирлык, ирекле рәвештә әсирлеккә төшү өчен җинаять җәзасын кертә торган закон проектын эшләүдә катнашкан иде.

Сенатор искәртеп узганча, хәзер чакырылыштан һәм хәрби җыюлардан, мисалга, яссы табанлы һәм билгеле бер дәрәҗәдәге сколиозы булган ир-егетләр азат ителә.

«Кайбер авыруларны хәрби хезмәткә чакырылырга каршылык түгел дип танырга мөмкин. Хәзер Россиягә ирекле профессиональ армия генә түгел, хезмәткә яраклы егетләр резервын арттыру да кирәк», – дип яза РИА Новости Ковитиди сүзләрен.

Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Украинада махсус операция зонасында хезмәткә резервта торган 300 мең кешене җәлеп итү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100