news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева республика югары уку йортларында укытуга ихтыяҗ зур булган 5 юнәлешне атады

Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республиканың югары уку йортларында укытуга ихтыяҗ зур булган 5 юнәлешне атады. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары «Кем булырга? Баланың сайлау хокукы» дигән темага узган ата-аналар җыелышында сөйләде.

«Республика югары уку йортларында әзерләүгә иң зур ихтыяҗ булган белгечлекләр һәм юнәлешләр – икътисад һәм идарә, мәгариф һәм педагогика өлкәсе, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, юриспруденция. Әлбәттә, һөнәрләр күбрәк һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау мөмкинлеге шактый киң», - дип белдерде Фазлыева.

Вице-премьер быел Татарстанда белем бирү оешмаларында унберенче сыйныфны 15 мең укучы тәмамлый, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100