news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева: Казан Россиянең мәдәни башкаласы исеменә дәгъва итәргә җыена

Казан Россиянең мәдәни һәм китапханәләр башкаласы исеме өчен конкурста катнашырга җыена. Бу хакта бүген Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Казан Россиянең мәдәни башкаласы исеме өчен конкурста катнашырга әзерләнә. Казан бу исемгә лаек. Без 2025 ел алдыннан оештыру-гариза бирү кампаниясен уздырырга планлаштырабыз. Ул вакытта башкалага 1020 ел була. Ә 2024 елда Татарстан Республикасы Россиянең китапханәләр башкаласы исеменә конкурста катнашачак», - диде ул.

Фазлыева фикеренчә, «мәдәният - ул һәр милләтне, һәр кешене характерлый торган әйбер». Татарстанда мәдәният мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, бигрәк тә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, диде ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында башлана. Казанда бушлай мәдәни чаралар 13 мәйданчыкта була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100