Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фазлыева: Гаиләдә баланы таныш түгел кешеләрдән саклау өчен «код сүзе» булырга тиеш
Бүгенге көндә баланы сакларга ярдәм итә торган технологияләр бар.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Код сүзе» — ул һәр гаиләнең үзенеке булачак — баланы сакларга ярдәм итәр дип көтелә. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Игътибар — бала югалды!» дигән туры эфир вакытында шулай дип белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, мондый сүз, янына таныш түгел кеше килеп, үзен сабыйның әти-әнисе җибәрүе хакында әйткән очракта, баланы сакларга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, «Лиза Алерт» координаторы Альбина Гәрәева сүзләренчә, бүгенге көндә баланы сакларга ярдәм итә торган технологияләр бар.
«Бүген һәр телефонда диярлек геолокация бар. Тиешле хезмәтне тоташтырып, аның буенча баланың телефоны кайда икәнен сорарга була. Шулай ук баланың телефонына ата-аналар контролен урнаштырырга мөмкин. Әмма бу хакта баланы кисәтеп куярга кирәк», — дип искәртте Альбина Гәрәева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз