Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: «Үзеңнекен сайла» проекты «Бердәм Россия» абруена эшләде
«Бердәм Россия»нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак партиянең «Үзеңнекен сайла» дип аталган проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Андрей Турчак сүзләренчә, яңа проект импортны алыштыруга ярдәм итә торган җитештерүчеләрнең хокукларын яклауга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Партиянең Генераль советы секретаре Россия бизнес-берләшмәсенә хәзерге катлаулы шартларда эшләгән өчен рәхмәт белдерде һәм бу проектны үстерергә кирәклеген искәртте.
«Ниндидер тулы булмаган урыннар ачыкланган саен, бу мәгълүматны оператив рәвештә Сәнәгать министрлыгына тапшырырга, шулай ук мондый продукцияне җитештерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк», – диде Турчак.
Ул белдергәнчә, җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар арасында мәгълүмат алмашын камилләштерергә кирәк. Моның өчен Сәнәгать министрлыгы махсус биржа булдырды.
Партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда җитештерүчеләргә һәм тәэмин итүчеләргә импортны алыштыру программалары кысаларында ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул республика хакимият органнары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре гамәлләренең үзара килешенгән булуын билгеләп үтте.
«Бу проект безнең партия абруена эшләде, без республиканың хуҗалык итүче күпчелек субъектлары җитәкчеләренең тырышлыгын берләштердек. Икътисадны үстерү өчен проект мөмкинлекләре һәркемне кызыксындыра, җитештерүчеләр аның перспективаларын күрә», – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанның күп тармаклы икътисады өчен проект мөһим әһәмияткә ия.
«Аның ярдәме белән без икътисадның кимүенә юл куймадык, киресенчә, бераз үсешкә ирештек. Республикада без проектны бераз башкачарак атыйбыз – «Үзеңнекен булдыр». Һәм без аның мөмкинлекләренә ышанабыз», – диде Мөхәммәтшин.
«Үзеңнекен сайла» дип аталган импортны алыштыру проекты 2022 елның язында эшләтеп җибәрелде. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Морозов аның координаторы итеп куелды, иҗтимагый совет белән «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов җитәкчелек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз