news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе һәм Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Документны аңа бүген парламент президиумы утырышында республика буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды.

«Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенә 20 ел тулу уңаеннан сезгә аны торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә Россия законнарын һәм дәүләт идарәсе системасын үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам», – диелә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның Рәхмәт хатында.

РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе 2002 елның 14 маенда оештырылган. Аның эше Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару эшчәнлеген координацияләүгә, Россия җәмгыятенең барлык өлкәләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен бердәм хокукый нигез булдыруга һәм Идел буенда иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100