Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Республиканың бүгенге уңышлары нигезендә – безнең Конституция
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады. Ул моннан 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Советның республиканың Төп законын кабул итү өчен бертавыштан диярлек тавыш бирүен искәртте.
«Әлеге тарихи вакыйга республиканың сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә яңа этапның башлануы булды. Мөһим сәяси-хокукый документ Татарстандагы күпмилләтле халыкның өметләрен чынга ашырды, милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытырга омтылуда төрле милләттәге, диндәге һәм сәяси карашлары төрле булган кешеләрне берләштерә, сәяси тотрыклылыкны һәм икътисади үсешне тәэмин итә, татарстанлыларның яшәү сыйфатын күтәрә алды», - дип язган ТР Дәүләт Советы Рәисе телеграм-каналында.
Ул бүгенге көндә Татарстанның, күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәп баручы позицияләрне биләп, Россиянең терәк төбәге булуын билгеләп үтте.
«Республиканың бүгенге уңышлары нигезендә – үсеш гаранты булган безнең Конституция. Аның тарихи әһәмияте дә шунда. Бәйрәм белән!» - дип язган Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз