Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучыларны котлады
Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Казанның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Парламент башлыгы педагогларга һәм ата-аналарга лицей укучыларын укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар теләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген лицеистлар, аларның ата-аналары һәм педагоглар өчен зур бәйрәм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп еллары аша лаеклы үттеләр, тормышларының яңа, төп этабына ныклап әзерләнделәр. Нәкъ менә аларга республикабызның киләчәк үсешенә үз өлешләрен кертергә туры киләчәк».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге чыгарылышларга үз юлларын сайларга туры киләчәк. Әмма алар үзләре укыган лицей белән, аларга яшәү, уку һәм эшләү өчен барлык шартлар тудырылган Татарстан белән мәңгегә бер җептә калачак.
«Безнең педагогик коллектив чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламәт, акыллы, белемле итеп үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде, - диде Н.И. Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына. - Бу уку елын яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз, лицейда математикадан БДИның уртача нәтиҗәсе – 80 балл, рус теле буенча 81 балл, бу республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Профильле фәннәрдән БДИның уртача баллары - 80нән 99 баллга кадәр. Болар – укучыларның, ата-аналарның һәм педагогларның уртак эш нәтиҗәсе».
Быел лицейны тәмамлаучы 96 укучы урта белем турында аттестатка ия булды, шуларның 26сы – медалистлар. Инде тугыз ел Н. И.Лобачевский исемендәге лицей Казан федераль университеты структурасында эшли һәм чыгарылыш сыйныф укучылары К(И)ФУның мөһере таныкланган аттестатлар ала. Казан университеты исеменнән лицей укучыларына котлау сүзләре белән К(И)ФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский мөрәҗәгать итте.
Н.И.Лобачевский исемендәге лицей – бай тарихлы белем бирү учреждениесе. Лицейның тарихи бинасында, гомумән алганда, 150 елдан артык илебезнең лаеклы гражданнары тәрбияләнә. Төрле елларда монда Хатын-кызлар гимназиясе (1872 елдан алып 1918 елга кадәр биредә төрле катлам һәм милләт кызлары белем алган; Россиядә барлыгы 23 шундый уку йорты булган), «9 нчы Казан хәрби-һава көчләре махсус мәктәбе» (1941 елда малайларны очучылар әзерләүче уку йортларына әзерләгән) һәм «Декабристлар исемендәге 6 нчы совет урта мәктәбе» урнашкан булган.
Белем бирү учреждениесе үзенең күренекле укучылары белән дан тота. Лицей бинасы урнашкан урам да 1939 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, Советлар Союзы Герое Шамил Рәхмәтуллин хөрмәтенә аталган.
«Безнең лицейның күп кенә укучылары Казан федераль университетын данланды, - дип билгеләп үтә педагоглар, - бу елны тәмамлаучылар да искәрмә түгел». Әлегә БДИның барлык нәтиҗәләре дә билгеле түгел, әмма инде бүген үк БДИдан 100 балл җыйган лицеистлар Елизавета Николаева (рус теле), Ләйлә Хәбибуллина (рус теле) һәм Айсылу Нәҗметдинова (җәмгыять белеме буенча) бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз