news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Конституцияне үзгәртү шартларын атады

Конституция теләсә кайсы документ кебек үк үзгәрергә мөмкин, әмма бары тик кешеләрнең өмете, шулай ук гражданнарның үз киләчәге һәм үз иленең киләчәге турындагы күзаллаулары нигезендә генә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университетында узган «Хокукка хокук» беренче Казан халыкара юридик форумында шулай дип белдерде.

Парламент башлыгы 2020 елда Россия Президенты тарафыннан конституцион реформа үткәрелүен искәртте. Бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Татарстан Конституциясенә һәм төбәк законнарына тиешле үзгәрешләр кертелә, дип билгеләп үтте ул.

«Якын көннәрдә республикабызның үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм федераль закон нормалары кысаларында үзебезнең законнарны федераль кануннарга тәңгәлләштерербез дип уйлыйм», - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе быел 30 еллыгы билгеләп үтелә торган Татарстанның Төп законы ничек әзерләнүен искә төшерде. Аның сүзләренчә, ул чагында бу эшкә шул исәптән фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре дә җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, 1992 елда республика Югары Советы тарафыннан «Россиянең яңа тарихында башланган чорга тулысынча җавап биргән һәм күпмилләтле халыкның өметләрен чынга ашырган» сәяси-хокукый документ кабул ителгән.

«Әлеге Конституция төрле милләттәге һәм диндәге, сәяси омтылышлары төрле булган кешеләрне берләштерә алды, халык фикерен исәпкә алып кабул ителде. Моның нигезендә яңа дәүләтчелек булдыруга, федераль үзәкне көнүзәк мәсьәләләрне карау ихтыяҗыннан азат итеп, социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итүдә республиканың мөстәкыйльлеген арттыруга ихлас омтылыш ята иде», - дип искәртте парламент башлыгы.

Ул әлеге елларда төбәкнең Россиянең бөтенлеген һәм бердәмлеген, халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән сәясәт алып баруын әйтте. «Илебез катлаулы чор кичерә. Хәзер җәмгыятьнең берләшүен тәэмин итәргә, бердәмлегебезне күрсәтергә, ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарны хупларга кирәк», - диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларга юллаган сәламләү хатын да укыды. Республика җитәкчесе үз мөрәҗәгатендә әлеге форумның Россия юридик берләшмәсе тормышында төп вакыйгаларның берсе булачагына, Казан федераль университеты һәм тулаем алганда Татарстанның позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.

«Форумның проблематикасы бүген бик тә актуаль. Хокук – җәмгыять һәм дәүләтнең таяну ноктасы. Татарстан һәрвакыт бу фикер белән килеште һәм бүгенге көндә Казан федераль университетына, аның галимнәренә юридик хокукны популярлаштыру һәм алга этәрүдә ярдәм күрсәтергә әзер», - диелә ТР Президентының сәламләү хатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100