Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин экспертларга районнарда яшәүчеләрнең проблемаларын өйрәнергә кушты
Бүген республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы комитетлары каршындагы экспертлар советы рәисләре белән очрашты. Дәүләт Советы Рәисе аларга, район халкын борчыган проблемаларны өйрәнеп, парламент эшенә тәкъдимнәр кертү өчен, очрашулар оештырырга кушты.
«Экспертлар советы рәисләре, хөрмәт казанган кешеләрнең, күбрәк мөстәкыйльлек күрсәтеп, муниципалитетлар, авыл җирлекләренә сәфәрләр һәм очрашулар оештыруына бәйле яңа бурычлар куябыз», - диде Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, депутатларга гына түгел, экспертлар советы вәкилләренә дә «кешеләргә якынрак булырга, аларны борчыган проблемалар хакында белергә кирәк». «Районнарда, хезмәт коллективларында очрашулар үткәргәннән соң үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиешләр. Бу, тулаем алганда, бөтен парламент эшчәнлегенә ярдәм итәр иде дип уйлыйм», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, экспертлар советы вәкилләренә теге яки бу законның ни өчен кабул ителүен, аның нинди мөмкинлекләр ачуын һәм социаль мәсьәләләрне ничек хәл итүен халыкка аңлатырга кирәк.
«Сез, бәлки, әлеге эшнең әһәмиятен үзегез бәяләп бетермисездер. Бу эш, сезнең гаять зур тәҗрибәгезгә таянып, безгә карарларны тагын да ышанычлырак рәвештә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Сез Татарстан парламенты кабул иткән карарларның асылын бөтен халыкка җиткерә торган кешеләрнең киң даирәсен тәкъдим итәсез», - дип искәртте ул.
Мөхәммәтшин экспертлар күрсәткән кимчелекләрдән соң һәм профиль комитетларында фикер алышкач, закон проектларының барлык депутатлар тарафыннан хуплануын әйтте.
Ул шулай ук парламент комитетлары каршындагы эксперт советлары аша халык белән элемтәнең мондый алымны Россиянең бик аз төбәкләре генә куллануын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз