Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәннәр академиясе институты директоры Алтын Урданың Наровчат шәһәре турында сөйләячәк
Пәнҗешәмбе, 27 ноябрьдә, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков «Миллиард.Татар» лекторие кысаларында «Алтын Урда Патшалыгының атаклы олыс шәһәре» күргәзмәсе буенча «Наровчат шәһәре: Алтын Урданың югалган энҗесе» дигән экскурсия уздырачак һәм бу урта гасыр мегаполисының тарихы, шулай ук анда алып барыла торган казу эшләре турында лекция укыячак.
Күргәзмә археологлар табышлары аша Алтын Урданың иң зур шәһәре тарихын бәян итә. Лекциядә тарихчы Наровчатның ни өчен Иделдән еракта төзелүе, Үзбәк ханның ислам динен чыннан да шунда кабул иткәнме-юкмы икәнлеге, археологик табылдыкларның шәһәрнең байлыгын һәм зурлыгын ничек дәлилләве, Алтын Урда таркалганнан соң Наровчатка нәрсә булганлыгы хакында сөйләячәк.
Чара Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музеенда (Кремль территориясе, 1а) узачак. Лекция 17.30 сәгатьтә башлана. Катнашу түләүле, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Лекция икенче катта оештырыла һәм 40 минут дәвам итә. Аннары катнашучылар беренче катка төшәчәк һәм шунда экскурсия узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз