news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән министрлыгы электроникадагы казанышлар өчен стипендияләр булдырырга тәкъдим итте

Фән һәм югары белем министрлыгы 1 сентябрьдән электроника өлкәсендәге казанышлар өчен стипендияләр гамәлгә кертергә тәкъдим итә.

Студентларга 55 мең сум күләмендә 50 стипендия һәм аспирантларга 75 мең сум күләмендә 30 стипендия булдыруны күз алдында тоткан карар проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. РИА Новости шул турыда яза.

«Карар проекты нигезендә, 2023 елның 1 сентябреннән башлап, электрон сәнәгать өлкәсендә зур казанышлары булган студентларга 55 000 сум күләмендә К.Ә.Вәлиев исемендәге илле стипендия һәм аспирантларга 75 000 сум күләмендә К.Ә.Вәлиев исемендәге утыз стипендия булдыру карала», – диелә проектка аңлатма язуында.

Стипендияләр «Электрон сәнәгать өчен кадрлар һәм фәнни фундамент әзерләү» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында гамәлгә куела.

Моңа кадәр, Фән һәм югары белем министрлыгы кайбер исемле стипендияләр буенча түләүләрне аена 15 һәм 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты инженерлык өлкәсендәге казанышлар өчен Сергей Королев исемендәге стипендия булдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100