news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ гражданлыгы алган чит ил кешеләренең хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру күздә тотыла

Хезмәт мигрантларының һәм Россия гражданлыгы алган гражданнарның хәрби хезмәткә чакыру яшен 45-50 яшькә кадәр арттырырга кирәк. Мондый фикерне РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев белдерде.

«Гамәлдәге закон нигезендә, 27 яшьтән өлкәнрәк булсалар, алар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш түгел, димәк, хәрби-хисап белгечлеге ала һәм запаска эләгә алмыйлар», - дип аңлатты Кеше хокуклары буенча совет рәисе Телеграм-каналында.

Конституциядә Ватанны саклау - РФ гражданинының бурычы диелгән, анда туу белән һәм аннары гражданлык алган кешеләр арасында аерма ясалмый, дип ассызыклады Фадеев.

«Бу хокукый лакунаны тутырырга һәм Россия гражданлыгы алганнарны хәрби хезмәткә чакыру яшен 45 яки 50 яшькә кадәр арттыру мөмкинлеген карарга кирәк», - дип тәкъдим итте ул.

Аның сүзләренчә, монда Россия гражданлыгы алган чит ил кешеләрен кичекмәстән мобилизацияләү турында сүз бармый - мондый адым дискриминация булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100