news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаҗигадә һәлак булган Венера Айзатованың туганы: Гел киңәшләрен биреп торды Венерабыз

«Без аның белән гел йөрешеп тордык, чын туган, дус булды», — ди Венера Айзатованың якыннары.

Фаҗигадә һәлак булган Венера Айзатованың туганы: Гел киңәшләрен биреп торды Венерабыз
Социаль челтәрләр

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованың туганнары, дуслары мөгаллим турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Без аның белән гел йөрешеп тордык. Чын туган булды. Киңәш, ярдәм сорап килгәндә, бервакытта кире борганы булмады. Киңәшләрен биреп яшәде. Ачык йөзле иде Венерабыз. Берчакта да караңгы йөзен күргәнем булмады. Тәрбияле булды. Укытучы, әни буларак та тиңе булмаган кеше… Бик авыр», — диде Венера Айзатованың туганы Лилия Саттарова.

Дусты һәм күршесе Шамилә Мохитова да 55 яшьлек укытучы турында үз истәлекләрен сөйләде.

«Венерабыз башта 174 мәктәптә, аннан соң 34 ел 175 мәктәптә эшләде. Кызын үстерде, ике оныгы да бар. Иптәшенең үлеп киткәненә 3-4 ел бардыр инде. Шундый тыныч тормышта пуля астында үлүе бик кызганыч. Бик үкенеч… Ураза тотты. Тоткан уразалары кабул булып, рухларына дога булып барып ирешсен. Мәктәптәге балалар өчен дә бик кайгырдым. Йөрәккә бик авыр алдык», — дип сөйләде ул.

Венера Айзатованы 12 май көнне Константиновка бистәсендәге зиратта җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100