news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Шаляпин фестивалендә Елена Образцова җырлаячак

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры Ф.Шаляпин исемендәге XXIX Халыкара опера фестиваленә әзерләнүне дәвам итә

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры Ф.Шаляпин исемендәге XXIX Халыкара опера фестиваленә әзерләнүне дәвам итә. Бүгенге көндә фестивальдә моңарчы афишада күрсәтелмәгән артистларның да катнашачагы билгеле булган.
Мәсәлән, 7 февральдә тәкъдим ителәчәк “Пиковая дама” операсында Графини партиясен күренекле опера йолдызы Елена Образцова башкарачак. Җырчы Аурупа һәм Американың танылган опера сәхнәләрендә – Зур һәм Мария театры, Лиссео һәм Ла Скала, Гранд-опера һәм Ковент-Гарден, Метрополитен-опера һәм Сан-Франциско Операсында җырлаган. Елена Образцова – СССР халык артисткасы, Ленин премиясе һәм РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты. Шаляпин фестивале кысаларында ул беренче тапкыр чыгыш ясаячак.
Зур гала-концертларда билгеле җырчылар, Россия, Аурупа һәм АКШ музыка театрлары вәкилләренең генә түгел, инструментларда башкаручы танылган музыкантлар - Николай Петров (фортепиано) һәм Павел Шпорцлның (скрипка) да катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100