news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта 27 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырды

Өч катлы йорт нефть тармагы хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Нурлатта яшәүче 27гаиләгә яңа фатир ачкычларын тапшырды. Волков урамындагы өч катлы йорт нефть тармагы хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

Шулай ук Татарстанның Нурлат районына сәфәре вакытында парламент җитәкчесе социаль әһәмиятле объектлар эшчәнлеге белән танышты.

«Һәр гаилә өчен иң бәхетле минутлар яңа фатирдан ачкычлар алган мизгелләр һәм өй туе белән бәйле дип уйлыйм. Гомумән алганда, бүген Нурлатта уңай үзгәрешләр күп. Уңайлы тормыш өчен яңа шартлар тудырыла», — диде тантанада Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул нурлатлыларны өй туе белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100