news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Иранның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Иранның Казандагы дипломатик миссиясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга Иран Мәҗлесе Советы вице-рәисенең Иран Ислам Республикасына рәсми визит белән килергә чакырган хатын тапшырды

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең эш кабинетында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Реза Багбан Кондорины кабул итте.
Иран ягы күрсәтмәсе буенча Иранның Казандагы дипломатик миссиясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга Иран Мәҗлесе Советы вице-рәисе Сәед Мөхәммәд Хәсән Әбу Тораби Фәрдның Иран Ислам Республикасына рәсми визит белән килергә чакырган хатын тапшырды. “Ике ил арасында тарихи дуслык җепләрен ныгыту юнәлешенә тугры калып, шулай ук дусларча мөнәсәбәтләрне үстерү һәм киңәйтү эшендә парламентара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле роленең әһәмиятен аңлап, сезне Иран Ислам Республикасына чакырып калам”, - диелә хатта.
Кондори әфәндене сәламләп, Татарстан парламенты башлыгы үз коллегасына чакыру өчен ихластан хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерүен сорады. “Безнең өчен сезнең дәүләтегез, Иран парламенты эшчәнлеге һәм илегезнең борынгы мәдәнияте зур кызыксыну уята”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Үз чиратында, Иранның Казандагы Генераль консулы ниятләнгән визитның ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук Татарстан һәм Иран арасында парламентара мөнәсәбәтләрне үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Иранның Казандагы дипломатик миссиясе хезмәткәрләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100