news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татар АЭС төзелеше РФдә техник алгарышның киләчәктә үсеше шартларында мөмкин

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татар АЭС төзелеше РФдә техник алгарышның киләчәктә үсеше шартларында мөмкин

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген парламент сессиясе тәнәфесендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә икенче укылышта 2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше программасын кабул итүгә аңлатма бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, парламентның профиль комитеты тарафыннан эшкәртелгән һәм каралган документ Татарстанга “базар икътисады төзелеш юлыннан читкә тайпылмаска, икътисадны алга таба үстерүгә һәм республика муллыгын арттыруга” мөмкинлек бирәчәк. “Программа республиканың икътисади үсешенең төп күрсәткечләре буенча гамәлгә ашырылса да, без зур уңышка ирештек дияргә була”, - диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, Татар АЭС төзелеше турындагы пунктны чыгару ТР территориясендә станцияне урнаштыру урыны буенча өстәмә тикшеренүләр зарурлыгы белән бәйле. “Моннан тыш, Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын өчен максималь саклау дәрәҗәсе булган атом реакторлары кирәк”, - дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. “Электр энергиясе каты ягулыкта – атом энергиясендә җитештерелә торган чор җитә дип уйлыйм. Моның өчен РФдә техник алгарыш үсеше зарур”, - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100