Фәрит Мөхәммәтшин “Динамо-Казан” командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
Волейбол буенча хатын-кызлар командасы, Мәскәү клубташлары белән уенда, Россия чемпионатында бишенче тапкыр алтын медаль алды
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан хатын-кызлар волейбол командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады. Кичә волейбол буенча хатын-кызлар командасы, Мәскәү клубташлары белән уенда, Россия чемпионатында бишенче тапкыр алтын медаль алды.
«Динамо-Казань» волейбол клубы җитәкчеләре - баш тренер Ришат Гыйлаҗетдиновка һәм президент Леонид Барышевка юлланган котлау телеграммасында, клубның барлык хезмәткәрләре, тренерлар составының югары профессиональлеге, уенчыларның осталыгы нәтиҗәсендә,бу спорт казанышына ирештек, дип белдерә ТР Волейбол федерациясе президенты.
Фәрит Мөхәммәтшин командага яңа җиңүләрдә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.