news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә урыннарда үз эшенең осталары кирәк”

Яшел Үзән районында киң колачлы муниципаль сайлаулар алдыннан “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте активы өчен семинар үткәрелде

(Казан,13 июль, “Татар-информ”). Бүген Яшел Үзән районында киң колачлы муниципаль сайлаулар алдыннан “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте активы һәм “Бердәм Россия” тарафдарлары өчен семинар узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте лидеры Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлекләрендәге коллегалары белән актуаль темага фикер алышты.
Семинарда катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән муниципаль башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Батин сәламләде. Ул, аерым алганда, Яшел Үзән районында “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең бүлеге 1999 елда оешуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул ике меңнән артык тарафдарны берләштерә. Алда торган сайлаулар хакында сөйләгәндә, Сергей Батин Яшел Үзән халкының тагын бер тапкыр гражданлык һәм җаваплылык үрнәген күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. “Очраклы кешеләрнең түгел, ә чыннан да нәтиҗәле һәм планлы эшне оештырырга сәләтле затларның депутат итеп сайлануы мөһим”, - диде муниципаль башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Батин.
Семинарда катнашучылар алдында ясаган чыгышында, Фәрит Мөхәммәтшин алда торган муниципаль сайлауларның кайбер үзенчәлекләр белән аерылып торачагын билгеләп үтте. Татарстанлылар алдында республиканың 989 муниципаль берәмлегендә вәкиллекле органнарның 8 меңгә якын депутатын сайлау бурычы тора. Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сайлаулар катнаш система буенча узачак.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук сайлау процессында актив катнашучылар өчен яшь цензын 21 яшьтән 18 яшькә кадәр киметү, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте вәкилләрен депутатлыкка кандидатлар сыйфатында күрсәтү, “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасын киң колачлы куллануны алда торган муниципаль сайлауларның яңалыклары рәтенә кертте. “Мәгълүм булганча, сәяси активлык дулкыны төрле дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрер алдыннан күтәрелә. Сәяси дебатлар уздыру сайлау алды көрәше алымнарыннан берсе булачак”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте лидерының сүзләренә караганда, сайлаулар катлаулы социаль-икътисади шартларда узачак. Биредә кешеләрне эш белән тәэмин итү өлкәсендәге киеренке вәзгыять, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуы, шулай ук аномаль корылык аркасында чәчүлекләрнең юкка чыгуы тискәре роль уйный. Дәүләт Советы Рәисе ассызыклап үткәнчә, агросәнәгать өлкәсендәге катлаулы вәзгыять мөгезле эре терлекнең баш санын киметүнең сәбәбе булмаска тиеш. “Безгә урыннарда үз эшенең осталары кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте һәм “Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә идеягә тугры булулары белән бергә, һөнәри осталык, компетентлык та кирәк”. “Безнең алда торган бурычларның мөһимлеген бөтен кеше дә аңлый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безгә 10 октябрьдә сайлау кампаниясе уңышлы узды дип кыю рәвештә әйтә алыр өчен бөтен көчне куярга кирәк”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100