Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районының социаль объектларында булды
Ул каладагы уңай үзгәрешләргә игътибар итте
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районына эшлекле сәфәр кылды һәм социаль объектларда булды, район активы белән очрашты, диелә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.
Бөгелмәнең Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә укучылар республика парламенты җитәкчесен марш белән каршы алды. Кунаклар мәктәпнең кабинетлары, компьютер классы, спорт залы мөмкинлекләре белән танышты, укытучылар һәм тәрбиячеләр белән аралашты.
Интернат-мәктәп директоры Анатолий Сергеев сүзләренчә, бу учреждениедә 160 кадет белем ала. Аны тәмамлаучыларның күбесе хәрби югары уку йортларына укырга керә.
Фәрит Мөхәммәтшин капиталь ремонттан соң ачылган җирле Пенсия фонды офисында да булды. Хәзмәткәрләр белән аралашу барышында ул халыкның пенсия закон чыгару өлкәсендә булган яңалыкларга мөнәсәбәте белән кызыксынды. Пенсия фондының Бөгелмәдәге бүлек җитәкчесе Зоя Калин хәбәр иткәнчә, алар 31,6 мең пенсионерга, 2,6 мең эшмәкәргә һәм 2,1 мең юридик затка хезмәт күрсәтә.
Бөгелмә дәүләт драма театры бинасында ТР парламенты җитәкчесе район активистлары белән очрашты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә мэры Линар Закиров сүзләренчә, район сәнәгать җитештерүе буенча үсеш темпларын саклап кына калмаган, ә арттырган да. Җитештерелгән продукциянең кече һәм урта бизнес өлеше 23 процентка җиткерелгән, уртача хезмәт хакы исә 26 мең сум тәшкил итә.
Бөгелмә районы һәм шәһәрендә уңай үзгәрешләрне Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкче эшчәнлеге белән бәйләп, социаль программаларны гамәлгә ашыруда халыкның эшлекле һәм иҗтимагый актив булуының өлеше зур икәнен искәртте.
“Халыкның эш сөючән, эшкә сәләтле һәм белемле булуы “Стратегия-2030” кебек амбициоз программаларны кабул итәргә мөмкинлек бирә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Икътисад, мәдәният һәм спорт үсеше, IT технологияләрне кертү һәм файдалану буенча РФда лидерлар рәтендә булу — ул дәүләт органнары, муниципаль һәм җирле хакимият, хезмәт коллективлары, бизнес вәкилләренең гомуми тырышлыгы, шулай ук, этникара һәм конфессияара тынычлыкны һәм килешеп яшәү традицияләрен саклау нәтиҗәсе. Билгеле инде, гомуми Россия икътисадына кагылган кризис факторлары кыенлыклары безне дә читләтеп үтми. Әмма республика җитәкчелегенең ышанычлылыгы һәм ихтыяры, төгәл программалар буенча эш итүе кризисның кыенлыкларын киметергә ярдәм итә”, - диде ул һәм республика икътисадының чимал юнәлешеннән көндәшлеккә чыдам, заманча продукция җитештерүгә күчәргә кирәклеген искәртте.
Парламент җитәкчесе бөгелмәлеләрнең алга таба да республика үсешенә өлеш кертәчәкләренә ышанычын белдерде. “Шәһәрнең тышкы төзелешендә социаль юнәлештә уңай үзгәрешләр булуы күренә. Алар бу мөһим сайлау алды вакытында халыкның кәефендә дә чагылыш табар. Ышанам: бөгелмәлеләр бу үзгәрешләрне тиешенчә бәяләр һәм алдагы сайлауларда активлык күрсәтер”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз