Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Арча районына эшлекле сәфәр кылды
Анда ул капиталь ремонттан һәм төзекләндерүдән соң ачылган социаль объектларны карады
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Арча муниципаль районында булды. Анда ул ТР Президенты программасы нигезендә капиталь ремонт ясалган һәм төзекләндерүдән соң ачылган социаль объектларны карады, район активы белән очрашты, диелә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
ТР парламенты җитәкчесе иң элек “Күбәләк” балалар бакчасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасында катнашты. “Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Хәзер безнең 3 яшьтән өлкәнрәк барлык балаларыбыз да бакчалар белән тәэмин ителгән. Тагын бер балалар бакчасы салынса, ясле яшендәге нәниләр арасында да чират бетәчәк”, - диде арчалылар Ф. Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп.
Арча районы үзәк хастаханәсе бинасы да яңартылган. Ул үз эченә 3 төбәкара үзәкне берләштергән. Әлегә бинаның 1973 нче елда төзелгән уң як өлешендә генә төзекләндерү эшләре уздырылган, икенче өлешен быел төзекләндерә башламакчылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Арча үзәк ял паркында да булды. Арчалылар паркның концепциясен озак уйлаганнар һәм аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачарга ниятләгәннәр, шуңа да парк хәрби тематикада эшләнелгән. Анда хәрби техника урнаштырылган, сугыш чоры җырлары яңгырап тора. “Ачылган яңа парк барлык арчалыларның — ветераннарның һәм яшь буынның очрашу урынына әйләнсен иде”, - дигән теләкләрен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Яңа уку елында Арча районы халкы өчен тагын бер мәктәп төзекләндерелгән. Аның янына бина төзеп, балалар бакчасы ачканнар. Кайчандыр бу мәктәптә Федор Шаляпин белем алган. Бүген исә анда инглиз һәм гарәп телләрен тирәнтен өйрәнәләр.
Социаль объектлар белән танышканнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин районның активистлары белән очрашты.
ТР парламенты җитәкчесе Республика алдында торган мөһим вакыйгага — 13 сентябргә билгеләнгән бердәм сайлау көненә тукталды. “Сайлау кампаниясе җиңел булмаган икътисадый шартларда уздырыла. Кырым белән килеп чыккан хәлләргә җавап итеп, кайбер илләр керткән санкцияләр аркасында вакыйгалар тагын да катлаулана, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Соңгы елларда без шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, хосусый ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә басым ясадык. Минемчә, бу республика җитәкчелегенең дөрес юнәлештә эшләве”.
“Районның иң зур бәласе — ул юллар. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәзер бу хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Якын киләчәктә район хастаханәсен төзекләндерүне тәмамларга ниятлибез. Икътисадый авырлыкларга да карамастан, президент программаларының берсе дә кыскартылмады. Димәк, безнең барысы да яхшы булачак”, - диде Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев.
“Арчада президентның 30 программасыннан 26 сы гамәлдә. Мәктәпләр, ФАПлар, авыл клублары, балалар бакчалары, юллар төзелә... Районның кыяфәте үзгәрә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу вакытында. Ул шулай ук район активын киләсе сайлауларда актив катнашырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз