news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Хәнифов: QR-кодлар җәмәгать транспорты эшенә зур йогынты ясамады

QR-кодсыз пассажирлар аркасында тукталышта тоткарланган автобуслар берничә генә булган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов пассажирлар өчен кичә кертелгән QR-кодлар җәмәгать транспорты йөрешенә зур йогынты ясамавын әйтте.

«Транспорт чараларын линиягә чыгару кичә дә, бүген дә пассажирлар агымы нигезендә гамәлгә ашырылды, ягъни рейслар саны кимемәде», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә җәмәгать транспорты маршрутларында тоткарлыклар, берничә очракны исәпләмәгәндә, булмаган. QR-кодсыз пассажирлар аркасында тукталышта тоткарланган автобуслар берничә генә булган, ләкин социаль челтәрләр ярдәмендә алар турында күпчелек халык белде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100