news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа советы башлыгы мобилизация сәбәпле Россиядән китүчеләргә виза бирүне хуплады

Европа советы башлыгы Шарль Мишель өлешчә мобилизация игълан итү сәбәпле илдән китүче россиялеләргә гуманитар керү юлы бирүне хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Евросоюз чакырылыштан качып йөрүчеләргә карата «ачык булырга тиеш».

«Мин безгә бик тиз реакция белдерергә һәм координация ясарга кирәк булу белән килешәм, чөнки яңа фактор барлыкка килде – өлешчә мобилизация», – дип яза аның сүзләрен РИА Новости.

Искәртеп узабыз, россиялеләргә гуманитар визалар бирү турында фикер алышуга Еврокомиссия РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турындагы указны имзалаганнан соң икенче көнне кереште. Гуманитар визаларга гаризалар индивидуаль каралачак дип көтелә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров бүген чакырылыштан качып йөрүчеләрне көч ведомстволары хезмәткәрләре белән алыштырырга кирәк, дип белдерде. Аның фикеренчә, алар махсус операция үткәрү зонасында резервчыларны алыштыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100