news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евроның долларга карата бәясе икенче көн рәттән төшә

Валюта базары Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышыначак еврозона илләре саммитын көтә

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Икенче көн рәттән евроның долларга карата бәясе кими. Валюта базары Грециядәге вәзгыять хакында фикер алышыначак еврозона илләре саммитын көтә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

Грециянең алга таба катгый экономия чараларыннан баш тартуы илнең валюта блогыннан чыгу куркынычын арттыра һәм аның бөтенлеген шик астына куя, дип билгеләп үтә экспертлар. Нәтиҗәдә, базарда катнашучылар  башка активларга өстенлек бирә.

Сишәмбе иртәсендә евро алдагы сатулар нәтиҗәсе буенча, 1,1056 доллар белән чагыштырганда,1,1037 тирәсендә сатыла, Европа валютасы 0,5 процентка арзанайды, дип белдерә “Интерфакс”.

Искәртеп узабыз: еврозонаның референдумннан соң Грециядәге вызгыять хакында фикер алышу буенча  саммиты бүген була. Греция өлешенә еврозона эчке тулаем продуктының 2 проценттан кимрәге генә туры килүгә карамастан, илнең валюта блогыннан чыгуы еврозонаның бөтенлек мәсьәләсен шик астына куярга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100