Мәскәү биржасында евро курсы 12 майдан бирле беренче тапкыр 70,4 сумга хәтле артты. Ә доллар курсы Мәскәү вакыты белән 10.12 сәгатькә 1 сумга үсеп, 66,4 сумга кадәр җиткән.
Сәүдә ачылышында Мәскәү биржасы индексы узган сессиянекеннән арткан һәм пунктның 2 424,7 (+0,48%) билгесендә булган.
Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау өчен махсус хәрби операция башлау турында игълан итү белән, евро һәм долларга карата рубль курсы җимерелде. Ул вакытта аның курсы еврога карата – 132,9 сум һәм долларга карата – 120,3 сумга җитте. Шуннан соң Үзәк банк валюта сату һәм күчерүгә кагылышлы кайбер чикләүләр кертте. Бу алымнар һәм дәүләт башлыгының дус булмаган илләр белән газ сәүдәсен рубльгә күчерү турындагы карары Россия валютасын ныгытырга мөмкинлек бирде.